news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пособиеләр һәм стипендияләр түләүгә 706 миллиард сум акча бүлеп бирелә

2017 елда федераль социаль түләүләргә бюджетта шул күләмдәге акча каралган.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте, пособияләрнең 1 февральдән, стипендияләрнең 1 сентябрьдән индексацияләнүен исәпкә алып, федераль пособиеләр һәм стипендияләр өчен 706 миллиард сум акча бүлеп бирә, дип хәбәр итә Риа-Новости.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үзенең урынбасарлары белән киңәшмәдә иминият пенсияләренең 1 февральдән 2016 елдагы фактик инфляция күләменә – 5,4 процентка арттырылачак дип искәртеп узган.

«Шулай ук 1 февральдән бер төркем социаль гарантияләр дә индексацияләнәчәк. Бу - федераль канун белән каралган пособиеләр, түләүләр, компенсацияләр. Шул исәптән, ветераннарга, инвалидларга түләүләр, чернобыльчеләргә, вафат булган хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле компенсацияләр. 1 сентябрьдән шулай ук стипендия фонды да индексацияләнәчәк. Боларның барысына да бюджетта акчалар каралган», - ди Медведев
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100