Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан вәкиллегендә Шри-Ланка илчесенә республиканың потенциалын тәкъдим иттеләр
Шри-Ланканың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Шобини Каушала Гунасекера Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илче белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – республиканың Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты. Яклар ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алышты һәм сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү потенциалын билгеләде.
Әхмәтшин төбәк икътисады мөмкинлекләре һәм Татарстан территориясендә уза торган зур халыкара күргәзмәләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика Шри-Ланка белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына һәм икътисадта гына түгел, ике илнең дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында мәдәният, мәгариф һәм туризм өлкәсендә дә багланышларны киңәйтергә әзер.
Әхмәтшин илчене, төбәк белән якыннан танышу өчен, Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә килергә чакырды. Аның сүзләренчә, мондый сәфәр хезмәттәшлекне үстерү буенча яңа идеяләр һәм тәкъдимнәр барлыкка килү өчен нигез булырга мөмкин.
Очрашуда шулай ук вәкаләтле вәкилнең халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү буенча урынбасары Фәннур Гарифуллин һәм илчелекнең беренче секретаре Санжива Бандара катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз