news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә автомобиль шартлау нәтиҗәсендә Генераль штаб идарәсе башлыгы һәлак булган

Мәскәүдә автомобиль шартлау нәтиҗәсендә РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының оператив әзерлек идарәсе башлыгы, генерал-лейтенант Фәнил Сәрвәров һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының мәгълүмати үзәгендә хәбәр иттеләр. Ир-ат хастаханәдә үлгән.

Искәртеп үтәбез, иртән башкаланың Ясенева урамында автомобиль шартлаган. Тикшерү комитеты әлеге уңайдан җинаять эше кузгатты. Урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли.

Тикшерүчеләр фаҗиганең төрле версияләрен карый. Аларның берсе әлеге җинаятьне Украина махсус хезмәтләренең оештыруы белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot