Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ялтадагы күп катлы йортка пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң 350 кешене эвакуацияләгәннәр
Ялтадагы күп катлы йортка Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычы һөҗүм иткәннән соң 350 кешене эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Кырым Республикасы башлыгы ярдәмчесе Ольга Курлаевага сылтама белән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Ялтадагы торак йортка пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында 17 кеше зыян күргән.
«Һөҗүм нәтиҗәсендә көчле янгын чыкты. Җиде фатир янып беткән. Янгынны дүрт сәгать сүндерделәр. Фасад өлеше өлешчә җимерелгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре тарафыннан 350 кеше эвакуацияләнде», – дип белдерде Курлаева.
Аның мәгълүматлары буенча, зыян күргән 17 кешенең алтысы хастаханәгә озатылган, шуларның өчесе – авыр хәлдә. Мөрәҗәгать итүчеләргә медицина ярдәме дә, психологик ярдәм дә күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз