Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 12 яшьлек кызга эт һөҗүм иткәннән соң җинаять эше кузгаттылар
Түбән Камада бультерьер токымлы эт 12 яшьлек кызга һөҗүм иткәннән соң («Татар-информ» агентлыгы әлеге хәл турында язып чыкты) җинаять эше кузгаттылар. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
«Тикшерү органнары тарафыннан «сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды», – диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.
Искәртеп үтәбез, вакыйга 16 майда Түбән Каманың Яшьлек урамындагы йорт ишегалдында булган. Бу хакта шәһәрдә яшәүче ир-ат хәбәр итте. Эт 12 яшьлек мәктәп укучысына һөҗүм иткән, ә хайванның хуҗасы бернинди чара да күрмәгән.
Түбән Кама Прокуратурасы җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз