Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда күп катлы йортта газ шартлаганнан соң бөтен подъездда газ бирү туктатылган
Чаллыда күп катлы йорттагы бер фатирда газ шартлаганнан соң бөтен подъездда газ белән тәэмин итү туктатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Газпром трансгаз Казан» матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Куркынычсызлык максатларында 11нче подъездны газ белән тәэмин итүдән туктату турында карар кабул ителде», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Авария диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәлнең якынча сәбәбе - фатирда газ җиһазын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Бу йортта газ җиһазларына планлы техник хезмәт күрсәтү 2026 елның июнендә билгеләнгән тәртиптә башкарылган.
Урында ике авария бригадасы һәм газ хезмәте белгечләре, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшли. Хәзерге вакытта тикшерү чаралары үткәрелә.
Искәртеп үтәбез, гадәттән тыш хәл Чаллының 11нче комплексында – Тынычлык проспектындагы биш катлы йортта булган. Нәтиҗәдә, ике кеше зыян күргән. Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз