news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленинград өлкәсенең Усть-Луга портында пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң янгын чыккан

Ленинград өлкәсенең Усть-Луга порт зонасында пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң янгын чыккан. Бу хакта социаль челтәрләрдә Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, төбәккә һөҗүм вакытында дошманның 52 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән.

«Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә Усть-Луга портында чыккан янгын сүндерелде. Зыян күрүчеләр юк», – дип язды Дрозденко соңрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot