news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Пошалым чаналары» концертын быел интернетта да карап булачак

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы концертка онлайн-трансляция ясый. Концерт 29нчы гыйнварда булачак.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Арча районының Урта Пошалым авылында «Пошалым чаналары» бәйгесенең икенче туры бара. Иртәгә Арча район үзәгендә бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына бәйгенең идея авторы һәм оештыручысы - Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.

Лауреатлар һәм танылган эстрада артистлары катнашкан «Пошалым чаналары» гала-концерты Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 29 гыйнварда үткәреләчәк.

“Быел бәйгедә 38 яшь җырчы катнашты. Алар өч җыр башкарырга тиешләр. Шуның берсе - Габдулла Тукайның сүзләренә язылган “Әллүки” халык җыры. Катнашучылар аны a cappella башкаралар. Бәйге бик матур уза. Халык рәхәтләнеп тыңлый”, - ди Рөстәм Закиров.

Рөстәм Закировның халык һөнәрчелеге белән татар җырын берләштергән «Пошалым чаналары» бәйгесе 2004 елдан бирле уза. Рөстәм үзе тумышы белән Арча районында урнашкан өч Пошалымның берсеннән – Урта Пошалымнан. Пошалым халкы гомер-гомергә һөнәрчелек белән шөгыльләнгән - арба-чана ясаган. Рөстәм Закиров авылдашларының шул ата-баба һөнәрен җырга салган, бәйге итеп оештырган.

Гала-концертта лауреатлар белән бер сәхнәдә Зөһрә Сәхәбиева, Резеда Галимова, Газинур Фарукшин, Люция Мусина, Рөстәм Закиров җырлый.

«Пошалым чаналары»ның быелгы үзенчәлеге - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы концертка онлайн-трансляция ясый.

Концерт 29 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә башлана. Аны карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/28/
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100