Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Португалиядә янгын сүндерүдә катнашкан самолет һәлакәткә очраган
Вакыйга Педроган-Гранди торак пункты районында килеп чыккан, әлегә корбаннар турында мәгълүмат билгеле түгел.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Португалиянең үзәк өлешендә янгын сүндерүдә катнашкан самолет һәлакәткә очраган. Бу хакта сишәмбе EFE агентлыгы хәбәр итә, дип яза ТАСС.
Әлегә һәлакәт аркасындагы корбаннар турында мәгълүмат билгеле түгел. Вакыйга Педроган-Гранди торак пункты районында килеп чыккан. Мондагы янгында 64 кеше һәлак булган, 157 кеше зыян күргән иде.
Португалиядә янгын 17 июнь көнне көндез башланган. Янгынны сүндерүгә барлыгы 2 меңгә якын кеше җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз