news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Португалия җыелмасы Конфедерацияләр кубогы ярымфиналы алдыннан Казанда күнегүләр уздырды

Команда лидеры Криштиану Роналду гомуми төркемдә шөгыльләнде.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Португалия футбол җыелмасы Конфедерацияләр кубогының ярымфиналы алдыннан Казанда ачык күнегүләр уздырды. Хәлиткеч уеннар алдыннан Казандагы беренче күнегүләр “Рубин” футбол клубы базасында үткәрелде.
 
Команда лидеры Криштиану Роналду гомуми төркемдә шөгыльләнде. Күнегүләрнең бер өлеше матбугат вәкилләре өчен дә ачык иде.
 
Исегезгә төшерәбез, 28 июньдә “Казан-Арена”да Португалия футболчылары Конфедерацияләр кубогы ярымфиналында Чили җыелмасы белән очраша. Төркем этабын беренче урында төгәлләгән Португалия җыелмасы Казанга кичә килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot