news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Португалия Президенты постына 11 кеше дәгъва итә

Португалиядә президент сайлаулары уза. Дәүләт башлыгы постына рекордлы 11 кандидат дәгъва итә, шуларның унысы ир-ат һәм бер хатын-кыз, дип хәбәр итә ТАСС.

Сайлау участоклары җирле вакыт буенча 08:00 дә ачылачак (Мәскәү вакыты белән 11:00) һәм 19:00 гә кадәр эшләячәк (Мәскәү вакыты белән 22:00). Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре төнлә үк көтелә.

Португалиядә Президент гомуми яшерен тавыш бирү юлы белән биш елга сайлана. Әгәр бер генә кандидат та 50 проценттан артык тавыш җыя алмаса, 8 февральдә сайлауларның икенче туры узачак.

Гамәлдәге Президент Марселу Ребелу ди Соуза постын 2016 елда алды һәм 2021 елда яңадан сайланды. Ул яңадан тавышка куела алмый, чөнки Португалия кануннары өч эзлекле срокны тыя.

news_right_1
news_right_2
news_bot