news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Португалия конкурсанты – "Евровидение-2017"дә җиңүче

27 яшьлек Сальвадор Собрал туган телендә мәхәббәт темасына лирик җыр башкарды.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). "Евровидение-2017" халыкара җыр бәйгесендә Португалиядән Сальвадор Собрал җиңүгә лаек булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Җырчы жюри әгъзаларыннан һәм 42 илнең тамашачыларыннан иң күп тавыш җыеп, 758 бал туплаган.

Икенче урында – Болгария җырчысы, 17 яшьлек  Кристиан Костов (615 очко) һәм өченчедә Молдавиядән "SunStroke Project" коллективы (374 балл).

27 яшьлек Португалия вәкиле Сальвадор Собрал туган телендә "Amar pelos dois" ("Икәү мәхәббәте") лирик җырын башкарган. Җиңүче үз иленә кайткач  музыкаль эшчәнлеген дәвам итәргә ниятли. Ул иҗади турга юнәлеп, альбом язмакчы була.

Быел "Евровидение"дә 43 илдән музыкантлар катнашырга тиеш иде. Әмма Киевтагы бәйге әле башланганчыга кадәр үк, Россия катнашучысы Юлия Самойлова белән җәнҗал чыкты. Украина хөкүмәте Самойловага Кырымда чыгыш ясаган өчен илгә керергә рөхсәт бирмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100