Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Порт”та янгыннан зыян күргән арендаторлар өчен кайнар элемтә ачылды
Бүген көндезге икедә сәүдә үзәгенең өченче корпусында очрашу узачак.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Казан башкарма комитеты “Порт” сәүдә үзәгендә янгында мөлкәтләренә зыян килгән арендаторлар өчен кайнар элемтә ача. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Оренбург трактында урнашкан "Порт" сәүдә үзәге түбәсеннән төтен чыгу турында хәбәр кичә иртән чыкты. Янгын 200 квадрат метр мәйданга кадәр артты.
Кайнар элемтә бүген, 6 июньнән, иртәнге сәгать тугыздан эшли башлый.
- Янгыннан зыян күргән арендаторлар 8 (843) 299-15-80 телефоны белән мөрәҗәгать итә ала.
Шулай ук бүгеннән иртәнге сәгать тугыздан “Порт” сәүдә үзәгенең өченче корпусында (Оренбург тракты, 160нчы йорт, 3нче корпус, 6нчы подъезд) мәгълүмат туплау пункты эшли башлый.
Янгыннан зыян күргән арендаторлар биредә дә, кайнар элемтәдә дә үзләре турында мәгълүмат калдыра ала.
14.00 сәгатьтә өченче корпуста очрашу узачак. Анда мөмкин булган ярдәм күрсәтү чаралары турында фикер алышу булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз