news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Порошенко украин теленең дәүләт статусын ныгыту программасын имзалаячак

Украинада яшәүче кырымтатар халкының да үз теле белән бәйле гражданлык хокукларын тормышка ашырырга мөмкинлеге булачак, дигән Порошенко.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Украинада украин теленең дәүләт статусын үстерү программасы кабул ителәчәк. Украина Президенты Петр Порошенко Украинада яшәүче башка халыкларның, шул исәптән кырымтатар халкының үз теле белән бәйле гражданлык хокукларын тормышка ашыру җирлегенең киң булачагын әйткән. Бу хакта РИА Новости яза.

Порошенко 2018 елны украин теле елы итеп билгеләү турында мөрәҗәгатьләрнең күп булуын әйткән. “Турысын әйтәм, мин моны эшләмәячәкмен, бер ел бик аз... Якын арада украин теленең дәүләт статусын ныгыту һәм үстерү буенча ун еллык программа әзерләү турындагы указга кул куячакмын. Алда – Украинада, украин теленең ун еллыгы, шушы вакыт эчендәге уңай үзгәрешләр какшамаслык булырга тиеш”, - дип әйткән Порошенко.

Порошенко Украинада яшәүче башка милләт гражданнарының, туган телләре яки аралашу телләре рус, кырымтатар теле булган кешеләрнең хокукларын тормышка ашыру буенча да киң мәйдан калачагын искәрткән. “Мин бу хакта кайгыртырга тиешмен һәм кайгыртам”, - дип белдергән президент

Ул Украина халкын украин теленә күчәргә чакырды һәм соңгы елларда радио-телевидениегә һәм русча китаплар кертүне тыюга квоталар кертү нәтиҗәсендә украин теленең позицияләре ныгуын билгеләп үтте.

Порошенко тел мәсьәләсе президент сайлауларында спекуляция булырга тиеш түгел, дип җиткергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100