news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зифа Кадыйрова Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде

Зифа Кадыйрова Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде
Фото: «Татар-информ»

Татарстанда яшәп иҗат итүче популяр язучысы Зифа Кадыйрова Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы иҗат оешмасының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Аның белән бергә профессиональ язучылар сафын Нина Турицына (Уфа), Мөнәвис Низаметдинов (Илеш районы) һәм Нурия Вәлиәхмәтова (Туймазы шәһәре) тулыландырды.

«Язучылар берлегенә керергә 170тән артык кандидат дәгъва кыла. Барысын да профессиональ язучылар сафына кабул итә алмыйбыз, бездә таләпләр бик җитди, - дип билгеләп үтте Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина. – Зифа Кадыйрованың иҗаты республикабызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы билгеле. Аннан документлар пакеты белән гариза килгәч, кабул итү комиссиясе әгъзалары бертавыштан хуплады».

Зифа Габделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә күчеп килә, гомер буе төзелешләрдә штукатур-буяучы булып эшли.

2007 елда, 49 яшендә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның «Сагынырсың — мин булмам» дигән беренче китабы киң танылу ала. Зифа Кадыйрованы милли әдәбиятта иң серле фигура дип атыйлар. Ул - «Ел китабы» конкурсының җиңүчесе, китаплары зур тиражлар белән дөнья күрә.

Бүгенге көндә Зифа Кадыйрова татар телендә сигез китап авторы, шуларның дүртесе - русчага, икесе башкортчага тәрҗемә ителгән. Аның әсәрләре Башкортстан, Татарстан, шулай ук Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә актив басыла.

Язучы әсәрләренең мотивлары буенча Башкортстанның һәм Татарстанның әйдәп баручы театрлары сәхнәләрендә, шул исәптән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында һәм Уфаның «Нур» дәүләт театрында җиде спектакль куелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot