news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Популяр җырлар авторы сәхнә яуларга омтылган иҗатчыларга киңәшләрен әйтте

«Сәхнәгә чыгасы килү генә җырчыны – җырчы, шигырьчене – шагыйрь, әз-мәз көй язалган кешене композитор итә алмый», - дип саный Халисә Мөдәрисова.

Популяр җырлар авторы сәхнә яуларга омтылган иҗатчыларга киңәшләрен әйтте
Халисә Мөдәрисова архивыннан

Шагыйрә, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәрисова сәхнә яуларга омтылган яшьләргә теләк-фикерләрен сөйләде.

«Һәр иҗат кешесе профессиональ югарылыкта булырга тиеш. Сәхнәгә чыгасы килү генә җырчыны – җырчы, шигырьчене – шагыйрь, әз-мәз көй язалган кешене композитор итә алмый. Аның өчен теләк кенә түгел, талант та, җан да, белем дә кирәк. Кызганыч, хәзер шушы өч таләпнең кимендә икесе юк. «Чиле-пешле» җырлар сәнгать әсәре югарылыгында эфир яулауны даулый. Тамашачыларның зәвыгын боза», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Халисә Мөдәрисова соңгы вакытта хәтердә калырлык бер җыр да ишетмәвен әйтте. «Детдом киеме кебек бер төрле униформа көй (берсенең бераз гына «якасы» икенче төрле уелган, икенчесенең «җиңе» берсе кыска, берсе озын кебегрәк тәэсир калдыра). Җыр текстларына килсәк, бөтенләй котычкыч хәл: тема тапалган, ритм, рифма – көлке. Бу очракта башка «цензура кая?» дигән «кара» уйлар да килеп китә», - ди шагыйрә.

«Халык алдында нинди җаваплылык алуыгызны тирәнтен аңларга тиешсез. Иң элек, профессиональ белемгә ия булырга кирәк. Иҗади көчегезне реаль бәяли белергә, сәнгать, әдәбият юлының катмарлы, җаваплы, күп көч куя торган зур хезмәт икәне сезгә ачык булырга тиеш», - диде ул яшь башкаручыларга.

  • Халисә Мөдәрисова – «Балан», «Сагындым сөйгәнемне», «Төнге урам», «Гомеремнең җәй уртасы», «Араларда ай гына» һ.б. танылган җырлар авторы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100