news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Популяр җырчы Резида Кадыйрова вафат

Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Кадыйрова вафат. Бу хакта «Интертат» «Матбугат.ру» басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Басма мәгълүматы буенча, җырчы биш елдан артык каты авыру белән көрәшкән. Бу елның гыйнварында аның ире Данис вафат була.

Җырчы белән хушлашу урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак, дип билгеләп үтә басма.

Резеда Кадыйрова 1961 елның 22 апрелендә ТАССРның Мамадыш районы Уразбахты авылында туа. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, мәктәптә укытучы һәм завуч булып эшли.

Драматург Туфан Миңнуллин Кадыровага профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнергә киңәш иткән. Аның «Шәмдәлләр», «Әнием миләше», «Мәһәббәт җимешләре» җырлары аеруча популяр.

news_right_1
news_right_2
news_bot