news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Популяр татар блогерлары танылырга теләүче яшьләрне үз йөзләрен табарга өндәде

Татар Малай, Булат Браво, “Че гуглит татар кызы” Jadidfest та катнашучыларга үзләренең танылу тарихлары турында сөйләде.

Популяр татар блогерлары танылырга теләүче яшьләрне үз йөзләрен табарга өндәде
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Популяр татар блогерлары фикеренчә, танылу өчен үз йөзеңне табарга һәм башкаларны кабатламаска кирәк. Татар Бүген 24 декабрь көнне Jadidfest фестивале кысаларында популяр татар блогерлары Татар Малай белән Булат Браво, шулай ук “Че гуглит татар кызы” паблигы администраторы Динара Зиннәтова социаль челтәрләр турында сөйләде. 

"Че гуглит татар кызы" - гомуми образ

"Яшьләр өчен татар юморы киң таралмаган иде. Мин рус телле каналларны карап, “Че гуглит татар кызы” ясарга булдым. Татар кызының язмышы зур, ул үзенчәлекле шәхес. Кыз авылга кайта, университетка бара. Аның белән булган маҗаралар да күп, шуңа бу образны сайладым”, - диде Динара Зиннәтова.

Динара Зиннәтова төркемендә 24 200 язылучы булса да, аны Булат Абдрахманов һәм Ринат Галиәхмәтов кебек урамда танымыйлар, чөнки ул дөньяга үзен түгел, ә гомуми бер образ чыгара. Ул образ татарча камил сөйләшмәсә дә, шуңа омтыла. “Татар кызы”ның шөгыльләре дә, кызыксынулары да арта бара. Моны Динара халыкны авыл һәм аш-су темасы ялыктыруы белән аңлатты. 

“Тәнкыйть та ишетә башладым, чөнки авыл һәм аш-су ялыктыра башлады дип әйтәләр, шуңа мин шәһәр тормышын да кертә башладым. Төркемгә кызлар гына түгел, ә егетләр дә кушыла. “Че гуглит татар егете” дигән төркем ачарга теләгем юк. Чөнки андый типтагы төркем бар, әмма алар үз контентын тапмады, нигездә, минекен кабатлыйлар”, - диде Динара Зиннәтова.

Блогерлар арасында авторлык хокуклары турында да сүз кузгалды. Күп кенә яңа блогерлар аларның мәзәкләрен, идеяләрен тапмыйча, авторлыкны күрсәтмичә, башкаларныкын үзенеке итеп куллана.

 

Булат Браво: "Мин битлек куеп чыгыш ясамыйм"

Булат Браво (Абдрахманов) видеоларының максатын әйтеп китте:  "Без гомерлеккә килмибез. Минем татар халкында, Россия мәдәниятендә шәхес буларак каласым килә. Хәзерге заманда мин дә, Ринат һәм Динара да тарихка кереп бара”, - дип сөйләде ул. Булатның хәзерге вакытта Инстаграмда ике актив аккаунты бар һәм шуның иң популярына 76 меңнән артык кеше язылган.

“Мин халык алдында битлек куеп чыгыш ясый алмыйм. Шуңа мин сүгенсәм дә, рус сүзләрен кушсам да һәрвакыт үзем булып калырга тырышам”, - диде Булат Браво.

Татар малай: "Барысы да үзегездән тора"

Татар Малай дип танылган беренче татар инста-блогеры Ринат Галиәхмәтов үзенең аккаунтының популярлашу тарихын да сөйләп китте. Ринат та үз контентын тиз таба алмаган. Хәзер исә аның 64 300 язылучысы бар. Аның максаты – барлык татарларны да бер аккаунтта туплау, берләштерү.

Блогерларда интернетта яшьләргә татар теле, әһлакны популярлаштыру турында да сораулар яңгырады. Татар Малай бу сорауга үзен мисал итеп китерергә кушты. Ул да әле кайчан гына татар телен начар белгән, әмма үзендә ихтыяр көче табып, язылучылары белән бары тик татарча гына аралашып, телне өйрәнә алган.

“Барысы да үзегездән тора. Мин үзем моның өчен мисал. Аккаунтны башлаганда мин татарча начар белә идем. Хәзер азмы-күпме татарча сөйләшәм”, - диде ул.
 

Мәгълүмат өчен. Jadidfest фестивалендә төп заманча татар мәдәни юнәлешләре белән танышып була: дизайн, музыка, әдәбият, кызыклы лекцияләр, альтернатив форматтагы дискуссияләр, стенд-ап, квест, төрле уеннар һ.б.
Фестиваль Казанның “Смена” үзәгендә бүген 22:00гә кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп оештыручысы - Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы. Фестиваль өченче тапкыр уздырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100