Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Популяр блогер Равил Закиров: Блогерлар яктылыкка өндәргә тиеш
«ШӘП ПРОДАКШН» проекты амбассадоры, популяр блогер Равил Закиров фикеренчә, блогерлар халыкка яктылык бирергә, яктылыкка өндәргә тиеш. Ул бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әйтте.
«Блогерлар ниндидер лайфхаклар, кирәкле мәгълүмат белән бүлешергә тиеш. Татар блогерлары арасында файдалы мәгълүмат бирә торган контентны арттырасыбыз килә», – ди Равил Закиров.
Ул кайбер блогерларның үзләре белмәгән, хайп темаларга кереп китүен, бер-ике блогер аркасында калган блогерларга да тап төшүен әйтте. «Бер-берсен рәнҗетеп, конфликтка керүчеләр бар. Аннан соң халыкта «әәә, бу бит блогерлар» дигән уй туа», – ди.
«Безгә татар телендә сөйләшә, татар мохитен күтәрә торган, татарча сөйләшүче эксперт блогерлар кирәк», – ди Равил Закиров.
Шәхсән үзе «Лайфстайл»да сигез елдан соң гына үсешкә ирешкәнен әйтте. «Әгәр без яңа блогерлар белән эшләсәк, аларга үз стилен, контентын булдыру юлын күрсәтергә кирәк. Бер стильны аласың да, шуны алып барасың – шул вакытта максатчан аудиторияң җыелачак», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз