Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Популяр баянчы-блогер Раил Арсланов Казанда концерт куйды
Казанда блогер, миллионлаган язылучысы булган Раил Арслановның концерты булды. Баянчы татар телендә популяр җырлар һәм каверлар, композицияләр башкарды.
Арсланов сүзләренчә, ул Россиянең биш шәһәренә барырга планлаштыра.
Концертка популяр татар җырчысы Лэйна чакырылган иде, ул «Аерылмагыз», «Малай на белом барсе» хитлары белән шатландырды, шулай ук музыкант-инструменталист, баянчы Гадел Җәләлиев халык темаларына попурри башкарды.
Раил Арслановның киләсе концерты 25 мартта Мәскәүдә уза.
Раил Арсланов - музыкант, блогер, аның миллионлаган язылучысы бар. Аның YouTube-каналында «Хижина музыканта» сәхифәсенә 2,7 миллионнан артык кеше язылган. Аның роликларын миллионлаган кеше карый, ул чит ил кешеләрен татар һәм рус музыкасы белән таныштыра. Шулай ук ул үз җырларын яза һәм башкара. Ул Arslan тәхәллүсе астында чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз