news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Попова Россиядә битлек режимы кайчан гамәлдән чыгачагын фаразлады

Саклагыч битлекләрдән баш тарту мөмкинлеге быел ук барлыкка килергә мөмкин.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова россиялеләрнең быел ук саклагыч битлекләрне киюдән баш тарта алачагына өметен белдерде.

«Өмет, һичшиксез, бар, һәм бу өмет, беренчедән, без бу вирус белән яшәргә өйрәнгәнебезне күрсәткәнгә нигезләнә. Һәм, икенчедән, без прививка ясатабыз», — диде Попова Беренче каналга биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, авыруны контрольгә алу өчен, өлкән яшьтәге россиялеләрнең, инде чирләүчеләрдән тыш, гомуми санының кимендә 60 процентына прививка ясатырга кирәк. Бүгенге көндә гражданнарның 20-25 процентында Covid-19 вирусына карата антитәнчекләр эшләнгән.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда «Спутник V» вакцинасы белән тәэмин итү артуы көтелә, дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot