news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Попова: Ковидлы авырулар белән аралашса да, прививкалы кешегә изоляция таләп ителми

Прививка ясаткан яки инде авырып савыккан кешеләрдә вирусның концентрациясе шактый ким була һәм аны тарату чоры кыска.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Коронавирустан прививкасы булган кешеләр авыручылар белән аралашканнан соң үзләрендә чир билгеләре сизмәсә, җиде көнлек карантин кирәк түгел.

«Юк, кирәкми. Бу безнең кагыйдә. Прививка ясатучыларга, бер тапкыр авыручыларга, чирнең бернинди билгеләре булмаса, контактта булганнан соң җиде көн дәвамында изоляциядә булырга кирәкми», — дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бу уңайдан шактый күп тикшеренүләр бар. Прививка ясаткан яки инде авырып савыккан кешеләрдә вирусның концентрациясе шактый ким була һәм аны тарату чоры кыска», — диде ул.

Узган атнада Роспотребнадзор COVID-19 вирусын йоктыручылар белән контактта булганнар өчен изоляция вакытын 14 көннән 7 көнгә кадәр кыскартты. Анна Попова аңлатуынча, «омикрон» штаммын йоктыручы кешеләрдә инкубация чоры ике көннән алып биш көнне тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot