Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор коронавирусның яңа геновариантлары турында сөйләде
Коронавирусның яңа геновариантлары клиник картинаны үзгәртми. Алар төрле симптомлы респиратор инфекцияләр китереп чыгаручы вирус булып кала. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында РИА Новостига биргән интервьюда Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова сөйләде.
Коронавирус сезонлы авыруга әйләнде, дип белдерде Попова. Шулай да белгечләр бу вирусны башка сезонлы респиратор вирусларга караганда ныклабрак күзәтә. Ведомство инде алтынчы атна рәттән ковид белән авыручылар саны артуын билгели.
«Август башланганнан бирле, июльнең соңгы атналарыннан башлап, авыручылар саны артуны күзәтәбез. Әмма күрсәткечләр артык зур түгел. Вирусны йоктыручылар авыруны җиңел формада кичерә. Коронавирусның яңа геновариантлары бу картинаны үзгәртми. Алар инде берничә төрле булды, барысы турында да сөйләштек, мәгълүматны даими рәвештә биреп барабыз. Бу геновариантлар клиник картинаны үзгәртми, алар төрле клиник симптомлы респиратор инфекцияләр китереп чыгаручы вирус булып кала», - дип аңлатты Попова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз