news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: COVID-19 сезонлы инфекциягә әйләнде

Коронавирус бүген кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудырмый. «Россия» күргәзмәсендә студентлар алдында лекциядә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Башта ук фаразланганча, COVID-19 сезонлы характер алды, дип ассызыклады ул. «Үсеш бар, ләкин авыру очраклары күп түгел. Шуңа күрә без битлекләрне массакүләм кияргә чакырмыйбыз», — дип билгеләп үтте Попова. Шулай да, куллар, предметлар, эш һәм өй гигиенасы турында онытырга ярамый.

«Авыру дулкыннары булачак, әмма куркыныч тудырмый», — дип ассызыклады санитар ведомство башлыгы. Шулай ук, серле Х авыруы җитди куркынычы юк. Әмма эпидемия үсешенә һәрвакыт әзер булу кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot