Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Попов: Кытай россиялеләр өчен медицина туризмы өлкәсендә альтернативага әверелә
Кытай югары технологияле һәм традицион медицина ярдәмендә медицина туризмы өлкәсендә Европа юнәлешләренә кызыклы альтернативага әверелә. Бу хакта журналистларга «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумында Россия халыклар дуслыгы университетының көнчыгыш медицинасы институтының традицион кытай медицинасы кафедрасы мөдире Владимир Попов белдерде.
Аның сүзләренчә, Кытайга медицина туризмы динамикасы соңгы берничә елда зур үсеш күрсәтә.
«Элек без Израиль, Германия, Швейцарияне сайлый идек. Хәзер Кытай актив альтернатива булып тора, чөнки Кытай белгечләре бик тәҗрибәле, аларның хирургия операцияләре уздыру буенча зур тәҗрибәсе бар», – дип аңлатты ул.
Попов Кытайда инвазив булмаган дәвалау ысуллары, аз инвазив хирургия һәм робот техникасы актив үсеш алуын билгеләп үтте. Моннан тыш, ике мең еллык тарихы булган традицион кытай медицинасы инсульт һәм онкологик авырулардан соң пациентларны реабилитацияләүдә аеруча нәтиҗәле.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз