Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында хәрбиләр өчен техника һәм азык-төлек озаттылар
Әлмәт районы махсус операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бүген район территориясеннән 15 тонна йөк төялгән 56нчы гуманитар конвой алгы сызыкка китте.
Гуманитар ярдәм хәрбиләрнең актуаль ихтыяҗларыннан чыгып формалаштырылган. Яңа конвой составына азык-төлек, шәхси посылкалар, шулай ук хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле техника: 6 квадроцикл, 11 роботлаштырылган платформа, 1 эндуро мотоциклы, 11 дрон, 6 генератор, 200 аккумулятор, шиннар, маскировка челтәрләре, беренче чиратта кирәкле әйберләр һәм медикаментлар кергән.
Район хакимиятендә ачыклык кертүләренчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле район халкы алгы сызыкка гомуми бәясе 630 миллион сумнан артып киткән 585 тонна гуманитар йөк җибәргән.
Фото: © Тр Әлмәт районы матбугат хезмәте
Оештыручылар битараф булмаган халыкка һәм оешмаларга хәрбиләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, тылдагы бердәмлек һәм кайгыртучанлык – халыкның зур көче, дип искәртте.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнары алдында торган төп бурыч – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын саклаучы хәрбиләргә ышанычлы тыл тәэмин итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз