news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан Экспо» парковкасында ут капкан автомобильне видеога төшергәннәр

«Казан Экспо» парковкасында ут капкан автомобильне видеога төшергәннәр
«Лада Ларгус» автомобиле яна

Шәһәр интернет-берләшмәләренең берсендә ут капкан «Лада Ларгус» автомобиленең видеосын урнаштырганнар. Язмада җиңел машинаны урап алган көчле ялкынны, шулай ук һавага күтәрелүче куе кара төтенне күрергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, әлеге хәл «Казан Экспо» парковкасында булган, автомобильгә хәрәкәт иткәндә ут капкан. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән, аның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot