news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Польшаның Крушиняны татар авылы дәүләт сагына алыначак

Крушиняныда истәлекле урыннары бар: XVII гасыр азагында татарлар төзегән агач мәчет һәм танылган утар — «Tatarska Jurta» кунак йорты.

Польшаның Крушиняны татар авылы дәүләт сагына алыначак
Бөтендөнья татар конгрессы

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Польша Республикасының көнчыгышында урнашкан Крушиняны татар авылы дәүләт сагына алыначак. Крушиняны — татарлар күпләп яши торган авыл. Подляск воеводалыгында ике татар мөселман мәдәни үзәгенең берсе. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Крушиняны авылында тарихи мәчет һәм мизар урнашкан, ягъни мөселман зираты уникаль урын булып тора», — диде Польша мәдәният һәм милли мирас министры урынбасары Магдалена Гавин.

Магдалена Гавин тарихи һәйкәлләрне генә түгел, ә алар тирәсендәге территорияне дә сакларга тиешле мәдәни яки ландшафт паркы турында хәбәр итте.

Авылның татар рухы бүгенге көнгә кадәр сакланган. Крушиняныда истәлекле урыннары бар: XVII гасыр азагында татарлар төзегән агач мәчет һәм танылган утар — «Tatarska Jurta» кунак йорты.

news_right_1
news_right_2
news_bot