news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Польшаның Гданьск каласында Европа татарлары альянсы түгәрәк өстәл үткәрде

Анда БТК БК рәисе Ринат Закиров та катнашты

 (Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Auropa Tatarlary Alyansi оешмасы, ягъни Европа татарлары альянсы Польшаның Гданьск шәһәрендә «Европа берлеге илләрендә татар оешмалары: тарихи ватан белән багланышта тору» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

Унбиш илдән егермегә якын оешма вәкиле «Шимбарк» отелендә фикер алышты. Быел бу оешмага Швеция һәм Венгрия вәкилләре дә кушылган иде, дип белдерә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Чарага РФ нең Гданьскидагы генераль консулы Александр Карачевцев, РФ Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Оксана Царева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чакырулы иде.

Үз чыгышында Ринат Закиров татарларның бар җирдә дә берләшүен билгеләп үтте. 37 илдә 500 гә якын оешма эшләп килә, диде ул, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аларның барысы белән дә эшлекле хезмәттәшлек урнаштырып, бергәләп эш алып бара.

Утырышта Бельгия, Болгария, Бөекбритания, Германия, Литва, Польша, Чехия һәм Эстония делегатлары чыгыш ясадылар, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot