news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Польшада татар милли ашлары көннәре бара

Казанга "Польшаның футбол җанатарлары патшасы" килә.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ").  20 июньнән 24 июньгә кадәр Польша башкаласы Варшавада татар милли ашлары көннәре бара. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада Казаннан баш пешекче катнашачак, ул полякларны Польша -Колумбия матчы көнендә традицион татар ашлары белән таныштырачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Польша-Колумбия матчы  Татарстан башкаласында 24 июньдә үтәчәк.

Польшада татар милли ашлары көннәрен үткәрү карары Казан башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигованың Варшавага эшлекле сәфәре вакытында кабул ителгән. Бу турыда Туризм үсешенә булышлык итү комитеты хәбәр итте.

Польша - Колумбия матчы көнне "Казан Арена" стадионында махсус кунак булачак. "Польшаның футбол җанатарлары патшасы" Анджей Бобовски әфәнде 1978 елдан дөнья беренчелегенең бер матчын да калдырмаган. Дөнья чемпионатларында ул барлыгы 135 матчта булган. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100