Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Польша Тышкы эшләр министрлыгы Җиңү көнен Польшада яки Германиядә үткәрергә тәкъдим итә
Сугыш беткән көнне сугыш башланган урында бәйрәм итәргә кирәк, дип саный Польша тышкы эшләр министры
(Рига, 8 февраль, "Татар-информ", Дмитрий Родионов). Җиңү көнен Польшада яки Германиядә үткәрергә кирәк, дип тәкъдим итте Польша тышкы эшләр министры Гжегож Схетына.
Сугыш беткән көнне сугыш башланган урында бәйрәм итәргә кирәк, дип саный Польша тышкы эшләр министры. Аның фикеренчә, Җиңү көнен Мәскәүдә түгел, ә Лондонда яки Берлинда үткәрү “табигый” булыр иде.
Схетынаның фикерен Польша экс-премьер-министры Лешек Миллер хуплады. Әмма Европа чаралары Мәскәү тантаналарына һәм Европа берлеге (ЕС) белән Польша сәясәтенә көндәшлек итәргә тиеш түгел, ә совет солдатларының Европаның барлык халкы өчен кылган батырлыкларын бәяләргә тиеш, дип билгеләп үтте Миллер, диелә "PolishNews" хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз