news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Польша татарлары Крушиняны авылында Сабан туе hәм татар аш-суы фестивале үткәрде
Соңгы ике елда Сабан туен уздырырга "Татар мәдәнияте җәмгыяте" фонды hәм Польша татарларының Крушиняныдагы мөселман җәмгыяте булыша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 25 август, "Татар-информ", Фәүзия Хадиуллина). Польшада Сабан туен беренче тапкыр Җәннәт ханым Богданович hәм аның гаиләсе оештырган иде. Бу зур бәйрәмне үткәрүнең төп максаты – Польшада гомер итүче татар халкын берләштерү, милли традицияләрне башка халыкларга күрсәтү.
Крушиняны авылында узган Сабан туйлары бик үзенчәлекле. Бу бәйрәмдә тарихи вакыйгаларга – Речь Посполитая җирләрендә гомер иткән татарлар тарихына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, 19 августта узган быелгы XI Сабан туенда бәйрәмгә җыелган кунаклар Паркан тирәсендә узган данлыклы көрәш тарихы белән таныштылар. 1683 елда бу сугышта төрек илбасарлары тулысынча тар-мар ителә hәм аларның үзәк Европаны басып алу планы челпәрәмә килә.


V Татар аш-суы бәйгесендә өлкәннәр белән бергә балалар да катнашты. Шулай ук күчмә халыкларның ризыкларын әзерләүче оста пешерүчеләр дә табылды. Ерак илләрдән килгән кунаклар шулпа, сарык итеннән әзерләнгән тәмле ризыклар hәм казанда пешкән пылау белән сыйландылар.
Ике ел рәттән Сабан туе бәйрәмен уздырырга "Татар мәдәнияте җәмгыяте" фонды hәм Польша татарларының Крушиняныдагы мөселман җәмгыяте зур булышлык күрсәтә. Алар ярдәме белән милли киемнәр күргәзмәсе оештырылды, өстәлләрдән кайнар чәй, тәмле ризыклар өзелмәде.





Калининградтан килгән кунаклар Сабан туеның милли уеннарын оештырдылар – чиләк-көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, кашыккка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Әлбәттә, иң кызыгы – көрәш. Батыр көрәшчегә бүлөк итеп бәрән тапшырылды.
Милли бәйрәмне матур бизәкләргә баетучы, әлбәттә, Татарстаннан килгән артистлар иде – Резедә Төхфәтуллина, "Казан" бию ансамбле солистлары – Айнур Кантюков, Регина Мәрдәнова. Шулай ук Литва, Латвия, Белоруссия, Калининградтан килгән артистларны, Белостоктан "Бунчук" бию-вокал ансамбленең матур чыгышларын Сабан туе кунаклары алкышлап кабул итте.


Польшада гомер итүче татарлар быелгы Сабан туйларына матур нокта куйдылар дип әйтсәк, дөрес булыр. Тиңдәшсез бу бәйрәмнең эчтәлеген дөнья буйлап таралган татар халкы төрлечә баета. "Киләсе Сабан туйларына да сезне сагынып көтәбез", – дип белдерде "Татар мәдәнияте җәмгыяте" фондының әгъзасы Мария ханым Хазбиевич.









Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot