news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша режиссеры Кшиштоф Занусси: Этник хәтер, туган тел хаоста югалмаска булыша

Сценарийлар авторы, продюсер һәм меценат Кшиштоф Занусси IV «Көмеш Акбүзат» Халыкара кинофестивалендә катнашкан.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Польша режиссеры, сценарийлар авторы, продюсер һәм меценат Кшиштоф Занусси хаоста югалып калмас өчен, кешеләргә этник хәтер һәм туган тел ярдәм итә дип саный. Ул  IV «Көмеш Акбүзат» Халыкара кинофестивалендә катнашу өчен Уфага килгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Бүгенге дөньяда технологияләр зур тизлек белән үсеш кичерә һәм кешеләр үз тамырларыннан ерагая бара. Әгәр сез фирмада эшлисез икән, Америкадан берәр коуч килеп, сезгә ничек яшәргә икәнлеген аңлата башлый», - дигән Кшиштоф Занусси.

«Ә сезнең өйдә әбиегез бар, аның да - үз позициясе. Кешеләр мондый тәртипсезлектә югалып кала, анда кайсы – мөһим, кайсы мөһим түгеллеге дә билгесез. Шул чагында этник хәтер, туган тел Җир шарында инде меңнәрчә ел дәвам иткән тормышны дәвам итүебезне тоярга булыша», - ди ул.

Фестиваль кысаларында ул иҗади очрашулар үткәргән, анда рус телен искиткеч яхшы белүен күрсәткән.

«Көмеш Акбүзат» кинофестиваленең тарихы милли һәм этник кино белән башланып киткән булган, хәзер ул төп номинацияләрнең берсе. Кшиштоф Занусси этник кино төшерүнең әһәмиятен һәм гади кешеләрнең зирәклеген билгеләп үткән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100