news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Польша һәм ТР тышкы сәүдә әйләнеше кризиска кадәрге дәрәҗәсенә чыга ала, дип саный спикер

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Варшавада “Россия-Польша хезмәттәшлеге перспективалары: төбәк аспекты” форумында чыгыш ясаганда белдерде

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Польша белән Татарстан тышкы сәүдә әйләнешенең кризиска кадәрге дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге бар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Варшавада “Россия-Польша хезмәттәшлеге перспективалары: төбәк аспекты” форумында чыгыш ясаганда белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Польшага 16 майда РФ Федераль Җыены Федерация Советы спикеры Сергей Миронов җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында килде. Анда безнең республикадан ТР дәүләт хакимияте башкарма органыннан Федерация Советы әгъзасы Әгъзәм Гобәйдуллин һәм Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин бар.
Россия парламентының югары палатасы башлыгы Сергей Миронов форумда Россия белән Польша арасындагы хезмәттәшлекнең үсеше күп очракта ике ил төбәкләренең үзара бәйләнешеннән тора, дип белдерде. “Бу безгә Россия-Польша мөнәсәбәтләрен яңа һәм сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан исеменнән форумны оештыручылар һәм анда катнашучыларны сәламләп, республикага карата белдергән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан тотрыклы үсеш алучы төбәк. “Республика ышанычлы һәм перспективалы, эшлекле партнер буларак халыкара танылу алды, - дип ассызыклады ТР парламенты башлыгы.
“Безнең тышкы сәүдә партнерлары исемлегендә Ауропа илләре, беренче чиратта, Польша аерым урынны били, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Нәкъ менә Польша базарында республика нефть химиясе продукциясенә сорау зур”. Аның сүзләренә караганда, кризиска кадәрге чорда Польша Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында икенче урынны биләде. 2008 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллиард доллар тәшкил итте. 2009 ел нәтиҗәләре буенча исә ул 1,3 миллиард долларга кадәр кимеде. “Безнең хезмәттәшлекнең элеккеге дәрәҗәсенә кире кайтыр өчен мөмкинлекләребез бар дип уйлыйм”, - дигән ышаныч белдерде Дәүләт Советы спикеры.
Ул шулай ук Татарстанның Лодзь воеводалыгы белән актив элемтәләрне җайга салуын билгеләп үтте. Узган ел аның вәкилләре белән, аерым алганда, Казанда Польшаның «Текстильимпекс» компаниясе вәкиллеген ачу турында килешү төзүгә ирешелде. “Татарстан делегациясенең әлеге форумда катнашуы, очрашулар һәм сөйләшүләр ике арадагы мөнәсәбәтләрнең алга таба үсүендә яңа этәргеч бирер дип өметләнәбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Польша партнерларын ике якка да файдалы хезмәттәшлеккә чакырды, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Форум кысаларында республика парламенты башлыгы шулай ук “Мәгариф, фән, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендә Россия-Польша хезмәттәшлегенең торышы һәм перспективалары” дигән тема буенча үткәрелгән түгәрәк өстәлдә катнашты. Үз чиратында, Әгъзам Гобәйдуллинны муниципаль үсеш мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашырга чакырдылар, ә Морат Гаделшин “Икътисади партнерлыкның мөмкинлекләре һәм аның алдында торган киртәләр” дигән темага узган фикер алышуда катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot