news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Польшада президент сайлаулары башланып китте

Польшада чираттагы президент сайлаулары башланып киткән. Сайлау участоклары җирле вакыт белән 7:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 8:00 сәгатьтә) ачылган һәм 21:00 сәгатьтә кадәр (Мәскәү вакыты белән 22:00 сәгатькә кадәр) эшләячәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Экзитполларның (тавыш бирүчеләрне сайлау участогыннан чыкканда социологик сораштыру процедурасы – Т.-и. иск.) беренче мәгълүматлары участоклар ябылганнан соң гына халыкка игълан ителәчәк.

Президент гомуми ябык тавыш бирү юлы белән сайлана. Дәүләт сайлау комиссиясе мәгълүматы нигезендә, сайлауларда 30 миллионга якын граждан катнаша ала. Моның өчен 31 меңнән артык участок (чит илләрдәге участокларны дә кертеп) булдырылган.

Гамәлдәге Президент Анджей Дуда бу юлы сайлауда катнашмый – ул рәттән икенче срокны тәмамлый, ягъни закон нигезендә ул сайлауга кабат тәкъдим ителә алмый.

Дәүләт башлыгы вазифасына 13 кандидат дәгъва итә: Дональд Тускның «Гражданнар коалициясе» идарә итүче партиясеннән Рафал Тшасковский, Ярослав Качиньскийның «Хокук һәм гаделлек» оппозицион партиясеннән Кароль Навроцкий, «Конфедерация» милләтчеләр һәм евроскептиклар коалициясеннән Славомир Ментцен, сейм спикеры Шимон Холовня, «Суллар» партиясеннән Магдален Беят, «Бергә» хәрәкәтеннән Адриан Зандберг, «Польша таҗы конфедерациясе» партиясеннән Гжегож Браун, «Партиясез үзидарәчеләр» партиясеннән Марек Вох, «Сул демократлар» партиясеннән Иоанна Сенышин, «Ирекле республикачылар»дан Марек Якубяк, «Иминлек һәм тынычлык өчен хәрәкәт»тән Мачей Мацяк, партиясез Артур Бартошевич һәм блогер Кшиштоф Становский.

news_right_1
news_right_2
news_bot