news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша татары: Татарстанда авыл туризмы агентлыгын ачарга телибез

«Татарстанда җир кишәрлеге тотабыз. Без хәзер өч юнәлештә эшлибез: агротуризм, глэмпинг һәм авыл туризмы», - диде Мансур Адамович.

Польша татары: Татарстанда авыл туризмы агентлыгын ачарга телибез
Зилә Мөбәрәкшина

Ике ел элек Татарстанга гаиләсе белән күченгән Польша татары, эшмәкәр Мансур Адамович Татарстанда авыл туризмы буенча үзенең агентлыгын ачу белән шөгыльләнергә теләвен әйтте.

«Татарстанда җир кишәрлеге тотабыз. Мин авыл хуҗалыгы белән, хатыным туризм өлкәсе белән шөгыльләнә. Без хәзер өч юнәлештә эшлибез: агротуризм, глэмпинг һәм авыл туризмы. Хәзерге вакытта хатыным үзенең командасы белән туризм буенча федераль проектны булдыру өстендә эшли. Форум мөмкинлекләр белән уртаклашу, хезмәттәшлек итү урыны да булып тора», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы турында.

Мансур Адамович фикеренчә, мондый форумнар бизнесын башлап җибәрүчеләр өчен дә, тәҗрибәле эшмәкәрләр өчен дә кирәкле урын. «Мисал өчен, 2016 елда бер эшмәкәр белән таныштык. Без быел аның белән бер үк кооперативта эшлибез. Таныш булганыбызны искә төшердек, «син дә татар, мин дә татар» дидек тә, бергә эшли башладык», - диде ул.

Эшмәкәр хәзерге вакытта Кама Тамагында ун гектар кура җиләге утыртканын әйтте. «Кура җиләген җылы һава торышы булганда җыеп, сатарга уйлыйбыз. Узган елның язында Италиядән Казанга үсентеләр алып кайткан идек, киләсе елда өлгергән кура җиләкләрен Италиягә алып барып, сата алырбыз дип уйлыйм. Сату өчен партнерлар кирәкми. Мәсәлән, анда лицензиясе булган үсенте питомниклары бар. Әгәр теләгебез бар икән, ниятебез барып чыгачак», - диде ул.

  • XV «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Россиянең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300гә якын татар эшмәкәре катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100