news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша татарларының журналында татар теленнән поляк теленә алынмалар турында язганнар

Польша татарларының журналында татар теленнән поляк теленә алынмалар турында язганнар
скриншот
скриншот

Польшада чыгып килүче «PRZEGLĄD TATARSKI» («Татарский обзор») дигән журналының чираттагы – быелгы өченче санында поляк телендәге төрки-татар алынмалары кызыклы урын алган. Журнал белән «Татар-информ» журналистын баш мөхәррир Муса Чахархан таныштырды.

«Поляк теле төрки телләрдән, күбрәк төрек һәм татар телләреннән, күпсанлы алынмалар алган, дип языла журналда. Бу мәкаләдә ризык атамалары һәм стимуляторлар темасы яктыртыла.

Мәсәлән, аrak – исерткеч эчемлек, аракы. Сhabanina – түбән сыйфатлы яки искергән ит, ягъни бу сүз «кабан» сүзеннән алынган. Ә төрки халыклар электән үк кабан итенә хәрәм дип караганнар. Kawon – карбыз. Бездә кавынның мәгънәсе башка, монда сүзнең лексик мәгънәсе үзгәрә.

Tytoń – тарту һәм сулау өчен кулланыла торган үсемлекләрнең киптерелгән, вакланган һәм ферментирланган яфраклары һәм сабаклары. Русча әйтсәк, табак. Бездәге «төтен» сүзенең лексик мәгънәсенең үзгәрешен күрәбез, тик темалары бу сүзләрнең үзара бәйле.

Журналда шулай ук борынгы документ - 1467—1479 елларда Казанда идарә иткән Ибраһим ханның ярлыгы бирелгән. Ул татар телендәге элекке рәсми стиль үрнәге. Хәзерге вакытта документ Мәскәүдә борынгы актларның Россия дәүләт архивында саклана.

Шулай ук Ибраһим ханның гаиләсе турында да кызыклы мәгълүматлар бирелә. Аның ике хатыны булган. Фатыйма исемлесеннән өч ул, ә Нур Солтаннан (Нугай кызы) ике улы, бер кызы булган. Хан Ибраһим вафат булганнан соң тол калган Нур Солтан, кечкенә улы белән Кырым ханлыгына китеп барган һәм шунда кияүгә чыккан. Бу факт Кырым белән Казанның тыгыз элемтәләрен раслаган, дип языла журналда.

Журналда Әхәт Мушинскийның «Аксым» әсәре басылган. Аксым - ак бүренең исеме. Бу әсәр борынгы хуннар заманыннан ук төркиләрнең изге хайваны саналуы сәбәпле сайланган.

Әхәт Хәй Мушинский — язучы, рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе . ССРБ язучылар берлеге әгъзасы. Татар ПЕН-үзәге әгъзасы-башкарма директоры. РФ милли әдәби бүләге лауреаты. Г.Р. Державин бүләге иясе.

Журналда сугыш чоры шагыйрьләре турында да мәгълүмат киң урынны алып тора. Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм Сибгат Хәким турында язмалар бар. Анда аларның тормышы һәм иҗаты кыскача яктыртыла.

Шулай ук журналда татар бизәнү әйберләре турында да укып була. XVIII гасырның уртасы - XIX гасырның азакларына кадәр хәситә үзенең хуҗабикәсенә амулет ролен үтәгән, дип языла журналда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100