news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Польша татарлары Ринат Мөхәммәдиевнең «Казан утлары»нда чыккан китабы турында яза

Польша татарлары Ринат Мөхәммәдиевнең «Казан утлары»нда чыккан китабы турында яза

Польша татарларының өч айга бер чыга торган журналларының чираттагы саны дөнья күрде, дип хәбәр итте журналның баш мөхәррире Муса Чахархан. Анда Ринат Мөхәммәдиевнең «Татмедиа» һәм «Казан утлары» журналының кесә китаплары сериясендә чыккан һәм «Татар-информ»да тәкъдим ителгән «Кыргый атауга сәяхәт» китабы турында да мәгълүмат чыккан һәм язучының «Бары тик беренче» әсәре поляк телендә тәкъдим ителгән.

Баш мөхәррир Ринат Мөхәммәдиевне «хөрмәтле һәм танылган язучының бер дигән әсәре» дип тәкъдим итә.

Жруналда шулай ук Бохоники татар авылында узган Нәүрүз бәйрәменнән репортаж, Белостокта узган 25нче татар белемнәре Җәйге академиясе турында мәкалә чыккан. Академиядә Торунь университеты галимнәре «Бөек Литва кенәзлеге татарлары тәфсире» өч томлыгын тәкъдим иткән. Бу – Коръәннең славян теленә тәрҗемәсенең беренче фәнни тикшерүе.

Шулай ук поляк телендәге төрки-татар алынмалары турында мәгълүмат урнаштырылган. Бу «имбрик» (чәйнек), диван (келәм), «килим» (палас) кебек сүзләр.

Калка елгасы буендагы сугыш һәм кырым татарлары дипломатиясе турында мәгълүмат та тәкъдим ителә. «Чиксез кодрәтле Алла сезне һәм гаиләләрегезне сакласын», – дип язган Муса Чахархан журналны тәкъдим иткәндә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100