news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Россиядәге вәкиллеге «Мәскәү-Татарстан күпере» онлайн-трансляциясен оештырды

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бүген Россия башкаласында узучы 11нче «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумының онлайн-трансляциясен оештырды.

Башка шәһәрләрдә яшәүчеләр яки теркәлү узарга өлгермәүчеләр форумны «VK Видео» платформасында күзәтә ала.

11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Алып баручылар - Максим Шәрәфетдинов һәм Ксения Седунова. Форумда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, космонавт Сергей Рыжиков, җырчы Олег Газманов һәм башка кунаклар чыгыш ясады инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot