news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полковник, хәрби операциядә катнашучы Шамил Әюпов сайлауда тавыш бирде: Мөһим вакыйга

Полковник, хәрби операциядә катнашучы Шамил Әюпов сайлауда тавыш бирде: Мөһим вакыйга
Фото: © Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча идарәсе, Эльмира Гайнетдинова

Чаллыда 2020 нче санлы сайлау участогына РФ Кораллы Көчләре полковнигы, махсус хәрби операциядә катнашучы Шамил Әюпов килде. Аның белән меңләгән Чаллы кешесе һәм шәһәр кунаклары читтән таныш. Көн саен баннерларда, щитларда, листовкаларда аның җиңү армиясенә кушылуга өндәгән йөзен күрәләр.

Әюпов 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация барышында чакырыла. Аны мотоукчылар полкы командиры итеп билгелиләр, Херсон өлкәсендә хезмәт итә. Алгы сызыкта бурычын үтәп, тылда да аны үти.

«Минем өчен сайлау – һәрвакыт мөһим вакыйга, чөнки без дәүләт, республика һәм шәһәр сәясәтендә катнашабыз. Бу безнең сайлау хокукы. Мин 18 яшьтән тавыш бирәм. Теләсә нинди сайлаулар – ил белән идарәдә, ил сәясәтендә катнашу. Шул рәвешле, депутатлар аркылы дәүләтебезне төзибез», – дип билгеләп узды хәрби.

Шамил Әюповка 59 яшь. Ул тугры булган тагын бер традиция – сайлауга хатыны Татьяна белән бергә йөрү.

«Ирем белән белән бергә килдем. Хәзер иң мөһиме – хәрбиләребезнең тизрәк өйгә исән һәм сәламәт булып кайтуы. Башыбыз өстендә тыныч күк йөзе булсын», – диде Татьяна Әюпова.

«Сайлауга килү күрсәткече яхшы. Халык килә, халык республика, ил, Татарстаныбыз киләчәге үзебезнең ничек сайлаудан торганын аңлый», – дип искәртте Комсомольск районы сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ирина Бодрова.

Сайлауның дөреслеген күзәтүчеләр карый. 15.00 сәгатькә Яр Чаллыда сайлаучыларның 44,9 проценты тавыш биргән.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнгән.

  • Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
  • Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
  • 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100