news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полициягә ярдәм итүче гражданнарга 50 меңнән алып 10 млнга кадәр акча түләячәкләр

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат бирүчеләргә түләүне хәл итте.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Россия юстиция министрлыгы Эчке эшләр министрлыгының полициягә җинаятьләрне ачуда ярдәм итүче гражданнарга бүләк акчасы түләргә рөхсәт бирүче приказны раслады. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Эчке эшләр министрлыгы әлеге документ белән ике елдан артык шөгыльләнде. Ул Россия дәүләт органнары серверында басылып чыкканнан соң гамәлдә булачак.

Приказ нигезендә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре финанс-икътисад сәясәте һәм социаль гарантияләрне тәэмин итүче департаментка мөрәҗәгать итеп, гражданнар ярдәменнән файдалана ала. Әгәр дә тәкъдим хупланса, бүләк акчасы суммасы күрсәтелгән мәгълүмат ведомство рәсми сайтында басылачак.

Полициягә ярдәм иткән өчен, гражданнарга 50 меңнән алып 10 млнга кадәр акча түләячәкләр. 3 млнга кадәр түләүләр буенча Эчке эшләр министры беренче урынбасары кабул итәчәк, аннан эрерәк сумма булганда ведомство башлыгы Владимир Колокольцев белән килештереләчәк.

Алдан гражданнарга матди бүләк бик куркыныч җинаятьчене тотуда ярдәм иткәндә генә түләнә иде. Гадәттә мәгълүмат бирүчеләр “Эчке эшләр министрлыгына ярдәм иткән өчен” медале, грамоталар, бүләкләр һәм ведомствоның штаттан тыш хезмәткәре таныклыгы белән бүләкләнә иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100