news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция Вьетнам базарына ут төртүдә шикләнелгән затны тоткарлаган

Тоткарланучыга карата психофизиологик тикшерү үткәргәннәр

  (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан ЭЭМ ның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Казандагы Вьетнам базарына ут төртүдә шикләнелгән затны тоткарлаган, дип хәбәр итә бүгенәлеге министрлыкның матбугат хезмәте.

Шикләнелгән зат кичә тоткарланган һәм үз гаебен тулысынча таныган.

Полиция урамда куелган камера язмаларын өйрәнгәч, “Витарус” ҖЧҖ базарына ут төртүдә билгесез затның катнашы булуын ачыклаган. Ул чүкеч һәм кадак суыргыч белән берничә павильонны ачарга омтылган. Шулай ук камерада аның бер павильонга ут төртүе дә күренә, нәкъ шуннан янгын таралган.

Оператив-тикшерү чаралары вакытында оперативниклар күрше оешмалардан да (кафе, кибет, җәмәгать тарспорты тукталышы) видеоязмалар алган. Алардан күренгәнчә, ир-атның Вьетнам базары территориясендә еш булуы ачыкланган. Базарда эшләүчеләр бер сәүдә ноктасы хуҗасының малае булуын таныган.

Полиция хезмәткәрләре аның 26 яшьлек казанлы булуын ачыклаган. Ул урлау, талау һәм мошенниклык өчен 6 тапкыр хөкем ителгән булган.

Тоткарланган затка карата психофизиологик тикшерү (полиграф) үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре “Витарус” ҖЧҖ базарына ут төртүдә катнашын тулысынча раслады. Моннан тыш, шикләнелгән зат үз гаебен тулысынча таныган һәм һәлакәт нечкәлекләрен сөйләгән. Ул бу гамәлен хулиганлык кылу ниятеннән һәм каты исерек килеш башкаруын да белдергән.

Искәртеп узабыз: 13 октябрьдә 16.00 сәгатьтә “Витарус” ҖЧҖ базарында янгын чыкты. Нәтиҗәдә, 3 сәүдә корпусы янып бетте. Гомумән, 5 мең кв метр чамасы мәйдан янган. Зыян – 134 млн сум чамасы.

15 октябрьдә Россия ЭЭМ ның Казан буенча идарәсе җинаять эше кузгатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100