news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция участок вәкиленә исерек килеш пычак белән ташланган ир ирегеннән мәхрүм ителгән

Суд аны гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте

 (Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Яр Чаллының Зяб бистәсендә яшәүче 35 яшьлек Виктор Хамлов, полицейскийны халык алдында мыскыллаганы һәм пычак белән яралаганы өчен, хөкем ителгән.

Инцидент агымдагы елның 26 февралендә килеп чыга. Җәмәгать тәртибен саклаган вакытта полиция участок вәкиле машиналар йөри торган юл уртасында басып торган ирне абайлап ала. Хамлов исерек була, һәм полицейский аны, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.21нче маддәсендә каралаган хокук бозу сыйфатлары буенча (“Җәмәгать урынына исерек килеш чыгу”) административ протокол төзү өчен, үзе белән бергә полиция бүлегенә баруын таләп итә.

Моңа җавап итеп, Хамлов полиция хезмәткәренә мөнәсәбәттә сүгенә башлый, аннан курткасы кесәсеннән пәке чыгарып, полицейскийның эченә төртә. Бәхеткә, пәке форма киемен бераз гына кисеп кереп, тән тиресенә тиеп кенә китә.

Суд Виктор Харламовны 1 ел да 1 айга гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе ММЧ белән элемтә бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot