Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Полиция турында”гы закон үз көченә керә
Эчке эшләр министрлыгы реформасы илгә 217 млрд. сумга төшә
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Бүгеннән башлап, Россиядә “Полиция турында”гы закон үз көченә керә. ЭЭМ хезмәткәрләре башта штаттан чыгарылып, яңадан аттестация узганнарны гына полиция хезмәтенә кабул ителә (моның өчен 2 ай каралган). Шулай ук полиция өчен артык саналган транспорт чараларын техник карау-тикшерү (техосмотр), хәрби хезмәткә алынучыларга чакыру кагәзе тапшыру, медицина айныткычында хезмәт күрсәтү кебек функцияләрдән азат ителә. Террористик актлар булдырмый калу мәсьәләсендә полициягә аерым роль бирелә.
Искәртеп үтәбез: “Полиция турында”гы Федераль закон 1991 елның 18 апреленда кабул ителгән 1026-I номерлы “Милиция турында”гы РФ Законын алыштыра. Закон проекты Дәүләт Думасына 2010 елның 27 октябренда каралышка тапшырылган булып, 10 декабрьда исә Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта, быел 28 гыйнварда икенче һәм өченче укылышларда да кабул итте. Аннары 2 февральда Федерация Советы тарафыннан хупланды һәм, нәтиҗәдә, 7сендә ил Президенты “Полиция турында”гы 3 нче номерлы Федераль законны имзалады.
Эчке эшләр министрлыгы реформасы илгә 217 млрд. сумга төшәчәк. Хәзер эшләүче хезмәткәрләр штаты быел 20 процентка “кыскартыла” һәм алга таба полициягә кабул ителгәннәрнең хезмәт хакы уртача 2,5 тапкырга арта (2012 ел башыннан). Шулай ук хокук сагындагылар тоткарланган кешегә аның юридик ярдәмгә, туганнарына үзенең кайдалыгына хәбәр итәргә һәм нинди дә булса белешмә-аңлатма бирүдән баш тартырга хокуклары булуын аңлатырга тиешле. Милициянең полициягә “әверелүенә” исә 2012 елга кадәр вакыт бирелә. Алдагы 10 ай эчендә исем-атамалар алыштыру һәм яңа форма киеме “иҗат итү” кебек эшләр башкарылыр дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз