news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Татарстанның элеккеге экология һәм табигать ресурслары министры вазифаи вәкаләтләрен арттырган дип саный

Татарстан бюджетына 6 млн. сум диярлек суммада, шулай ук җәмгыятьнең санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы өлкәсендәге законлы мәнфәгатьләренә сизелерлек зыян салынган дип фаразлана

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе оперативниклары, Россия Тикшерү комитетының Идел төбәкара тикшерү идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, республиканың элеккеге экология һәм табигать ресурслары министрының (Әгъләм Садретдинов - ред.) вазифаи вәкаләтләрен арттыру очрагын ачыклаган.

Биредә сүз әлеге түрәнең 2007 ел ахырында, республиканың табигатьне саклау чаралары программасын гамәлгә ашыру йөзеннән, үз контролендагы фирма белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы арасында дәүләт контракты төзүе мәсьәләсенә бәйле хәл турында бара. Шушы контрактта биологик һәм дәвалау учреждениеләреннән чыккан калдыкларны, куллану вакыты узган дару препаратларын утильләштерү һәм юк итү комплексы алу һәм, аны гамәлдә куллану өчен, Казан хастаханәләренең берсендәге территориядә бина төзү каралган. Әмма фирма җитәкчелеге килешүдәге йөкләмәләрен өлешчә генә үтәгән, төгәлрәге, утильләштерү буенча бер “ЭЧУТО 150.03” (ЭЧУТО - экологически чистая утилизация отходов) җайланмасын гына сатып алган, калган акчаны әлеге министрлыкның вазифаи затлары күрсәткәнчә туздырган. Инде тикшерүчеләр ул вазифаи затларының кем булуын ачыкларга тиеш була.

Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаны нәтиҗәле файдалануны тиешле контрольда тотмаганлыкны яшерергә омтылып, экологик ведомство башлыгы, 2008 елның октябренда дәүләт контракты уңышлы үтәлү турында, документлар имзалаган. Баксаң, утильләштерү комплексы файдаланылышка тапшырылмаган да булган. Бу рәвешле, Татарстан бюджетына 6 млн. сум диярлек суммада, шулай ук җәмгыятьнең санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы өлкәсендәге законлы мәнфәгатьләренә сизелерлек зыян салынган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

Шушы факт буенча Россия Тикшерү комитетының Идел төбәкара тикшерү идарәсе элеккеге түрәгә карата РФ Җинаять кодексының 286 нчы маддәсе 2 нче өлеше – “Вазифаи вәкаләтләрне арттыру” – буенча җинаять эше кузгаткан. Нәтиҗәдә, элеккеге министр 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм калырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot