Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Полиция татарстанлыларны телефон буенча алдалаучының Самара тоткыны булуын ачыклаган
Җинаятьче очраклы җыелган номерга шалтыратып: "Әни, мин кешене бәрдердем!", - дип елаган һәм акча сораган.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан полиция хезмәткәрләре телефон аша Әлмәттә яшәүчеләрдән акча сораган ир-атны ачыклаган. Ул Самара төзәтү колониясендә утыра, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Шикләнелгән зат бер үк схема буенча эш иткән: очраклы телефон номерларын җыйган һәм елап: "Әни, машинада кеше бәрдердем", - дигән. Аннары полиция хезмәткәрләренә бирү өчен ашыгыч рәвештә акча күчерергә сораган.
Бер 60 яшьлек пенсионер малае белән сөйләшәм дип уйлап аңа 480 мең сум акча күчергән, ә чекларын ташлаган.
Татарстан Әлмәт районы полициясе шалтырату Самара өлкәсеннән булуын ачыклаган. Ул наркотикларның законсыз әйләнеше өчен төрмәдә утыручы 27 яшьлек самаралы булган. Шикләнелгән зат үз гаебен тулысынча таныган. Гомумән алганда, ул шул юл белән миллионнан артык акча эшләгән.
Тоткынга карата "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, полиция аның охшаш хокук бозуларга катнашы булуын тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз