news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция "Тандем" комплексына шартлаткыч җайланма куелган дип шалтыратучының шәхесен ачыклаган

Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә Казандагы сәүдә комплексларының берсендә бомба салынган дип хәбәр итүче кешенең шәхесен ачыклаган.

Әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул Казан мәктәпләренең берсендә белем алучы 14 яшьлек яшүсмер булып чыккан. Башлангыч версия буенча, җинаять хулиганлык ниятеннән кылынган.

Искәртеп узабыз: 2015 елның 12 гыйнварында ГЛОНАССның беләм "112" номерына билгесез зат шалтыратып, шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә бомба салынганлыгы турында хәбәр иткән иде.  

Әлеге урынга барлык ашыгыч хезмәт вәкилләре килә. Гражданнарның курынычсызлыгы өчен сәүдә үзәгенә килүчеләр һәм аның хезмәткәрләре эвакуацияләнә. Кинологлар бинаны шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләр булуга тикшереп чыга.

Бомба салынган дигән хәбәр расланмый, шартлакыч җайланма табылмый.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.    

news_right_1
news_right_2
news_bot