news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Отар бистәсендәге төнлә сугышучыларны тоткарлаган

Якынча мәгълүматлар буенча, биредә яшәүчеләр һәм алты кешедән торган гаилә арасында низаг чыккан.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).Кичә кичке сәгать сигез тирәсендә Казаннның Отар бистәсендә Кече Отар урамында күмәкләшеп сугышканнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, биредә яшәүчеләр һәм алты кешедән торган гаилә арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә гаиләнең берничә әгъзасы күршеләрен кыйнаган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күмәкләшеп сугышуда катнашучыларның барысын да полиция бүлегенә китергәннәр. Бу факт буенча тикшерү башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot