Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Полиция һәм журналистлар исерек йөртүче катнашындагы аварияләрне кисәтү эшен көчәйтә
Хокук бозучы кеше бер ел дәвамында исерек килеш тагын руль артына утырса, аны җинаять җаваплылыгына тарталар.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Татарстан йөртүчеләре руль артына исерек килеш еш утыра башлаган. Ел башыннан республикада автомобиль белән исерек килеш идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагын ачыклаганнар. Аларда 17 кеше үлгән, тагын 111 кеше имгәнгән.
Шул сәбәпле, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары республикада яшәүчеләргә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамавы турында мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтә. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Россия Административ хокук бозулар кодексына нигезләнеп, автомобиль белән беренче тапкыр исерек килеш идарә иткән өчен 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.
Хокук бозучы ел дәвамында исерек килеш тагын руль артына утырган очракта, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. Россия Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз