news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Полиция Кыш Бабае Казанда балаларны бүләкләр белән сөендерде

Хәйрия акциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре гарип балалар тәрбияләүче һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә барган

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). “Полиция Кыш Бабае” хәйрия акциясе кысаларында Казанның полиция хезмәткәрләре гарип балалар тәрбияләүче һәм авыр социаль хәлдәге гаиләләргә барган.

“Ямашевский полиция бүлеге хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар Кызы костюмнарында Никитиннар гаиләсендә булган. Алар балалар церебраль параличы белән авыручы 7 һәм 12 яшьлек малайларны тәрбияли. Балалар бик шатланып Кыш бабай һәм Кар Кызына кыш турындагы шигырьләрен сөйләп, бүләккә татлы күчтәнәчләр һәм уенчыклар алган. Малайларның ата-анасы да игътибарсыз калмаган: Казан гарнизоны хезмәткәрләре исеменнән аларга микродулкынлы мич тапшырылган.

“Промышленный” полиция бүлеге хезмәткәрләре берьюлы өч гаиләдә булган. Аларның берсендә алты бала тәрбияләнә. Полицейскийлар барлык балаларны татлы күчтәнәчләр белән сөендергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot